Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов кырларда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар. Башта алар "Җәләлиев" КФХ басуында булдылар.
"- Хәзер чәчү темпларын арттырырга кирәк. Чөнки туфракта дым булганда орлыкны җирдә калдырырга кирәк. "- диде Альберт Илгизәр улы.
Аннары "Август-Кайбыч"агрофирмасында эшләрнең барышы белән таныштылар
Биредә эш барышын Альберт Рәхмәтуллин югары бәяләде.