Тантаналы чарада районның элеккеге башлыгы Азат Хәнифәтуллин, Рафил Ногманов, Рәшит Ярхамов катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында республиканың күренекле мәдәният эшлеклеләре - шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм композитор Риф Гатауллин бар иде, алар Кайбыч районы гимны авторлары.