Бүгенннән Рамазан аена аяк бастык. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
– Хөрмәтле кайбычлылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Рамазан ае башлану уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Сөенечле бу көннәрдә мөселманнар, барлык нигъмәтләре өчен шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтә, аннан тыныч, игелекле гомер бирүен сорый. Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакъләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр. Рамазан ае – ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Шушы изге көннәр дәвамында районыбызның барлык мөселманнары үзләренең татулыкларын, бердәмлекләрен тагын бер кат раслый. Ураза аенда Хак Тәгалә һәрберебезнең күңелендәге күтәренке рухны, шатлык хисләрен тагын да көчәйтсен, иман нуры өстәсен, гаиләләрдә иминлек булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, бәрәкәт һәм муллык телим.