Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Сез бар җиһанга яңа сулыш алып килгән ямьле язның беренче көне – 1 мартта якты дөньяга килгәнсез. Гомер үрләрен яулый-яулый инде 65 яшьлек юбилеегызга да килеп җиттегез. Сезне туган көнегез белән кайнар котлыйм. Барлык алдынгы башлангычларга ярдәм итеп, актив тормыш позициясе алып барасыз. Сез һәрвакыт Россия масштабындагы шәхес булдыгыз һәм шулай булып каласыз да. Чөнки Татарстанда гына түгел, гомумән, бөтен илнең иминлегенә, тынычлыгына, муллыгына керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Авылда туып-үсеп, туган җирдән көч-куәт алып үскән шәхес буларак, авыл хезмәтчәннәренә аеруча игътибарлы булып каласыз, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту өстендә максатчан эш алып барасыз. Киләчәктә дә барлык ниятләрегезне чынга ашыру өчен җитәрлек энергия һәм көч телим.
Сездәге зирәк акыл, дипломатлык сәләте һәм тирән белем күпмилләтле республикабызда тынычлык һәм иминлекне саклап калырга мөмкинлек бирә. Бу ахыр чиктә Татарстанга киләчәктә бер-бер артлы федераль һәм республика программаларын тормышка ашырырга һәм халкыбызның тормыш сыйфатын күтәрүне күздә тоткан социаль бурычларны үтәүгә юл ачты. Ул программалар, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Кайбыч районында да уңышлы гына эшләп килә. Сезнең шәхси инициатива белән гамәлгә ашырылучы программалар районыбыз халкының да мул тормышын, иминлеген кайгырту юнәлешендәге иң яхшы үрнәк булып кала бирә.
Юбилеегыз көнендә бездән хөрмәт һәр рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Озын гомер һәм сәламәтлек телим! Киләчәктә дә абруегыз һәм энергиягез Ватаныбыз файдасына хезмәт итсен.