13 февраль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче шәкертләре өчен сәләмәт яшәү рәвешен тарату ниятеннән, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары оештырылды. Әлеге чарада Кайбыч мөхтәсибәтенең 5 мәхәлләсеннән 26 бала катнашты. Ярышта катнашучы балалар дүрт төркемгә бүленделәр 1-2, 3-4, 5-6, 7-8 класста укучы балалар кызлар аерым егетләр аерым төркемнәр белән.
1-2 класс егетләре арасында беренче урынны Кошманнан Фатыхов Данир, икенче урынны Олы Кайбычтан Нуров Ризван, өченче урынны Олы Кайбычтан Гыйниятуллин Мөхәммәд алды.
3-4 класс егетләре арасында беренче урынны Кошманнан Насретдинов Зиннур, икенче урынны Олы Кайбычтан Гарәфетдинов Фәрхәт, өченче урынны Кошманнан Садриев Зәмир алды.
5-6 класс егетләре арасында беренче урынны Кошманнан Садриев Әмир, икенче урынны Кошманнан Гилязов Нияз, өченче урынны Кошманнан Гилязов Фаяз алды.
7-8 класс егетләре арасында беренче урынны Әхмәдуллин Нияз, икенче урынны Әхмәдуллин Ильяс алды.
3 класс кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Бейҗанова Зәйнәп, икенче урынны Олы Кайбычтан Сөнгатуллина Азалия, өченче урынны Кошманнан Фәйзуллина Энҗе алды.
4 класс кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Губаева Зәринә, икенче урынны Кошманнан Садриева Камилә, өченче урынны Кошманнан Сабирова Әминә алды.
5-6 класс кызлары арасында беренче урынны Кошманнан Насретдинова Зәйнәп, икенче урынны Олы Кайбычтан Әхмәтҗанова Наилә, өченче урынны Кошманнан Фәйзуллина Айсылу алды.
7-8 класс кызлары арасында беренче урынны Олы Кайбычтан Гыйниятуллина Хәбибә, икенче урынны Колаңгыдан Сибгатова Адилә алды.
Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәтенә, "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына һәм чаңгы ярышында катнашкан һәрбер балага бүләк бирүче КЖК Логистика оешмасының җитәкчсесе Җиһангәрәев Искәндәр Рөстәм улына олы рәхмәтләрен белдерә.
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
(1).jpeg)
(1).jpeg)
(1).jpeg)
(1).jpeg)
.jpeg)
(1).jpeg)
(1).jpeg)
(1).jpeg)
.jpeg)