Кайбычта экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору буенча группа төзелде

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Безнең районда партия лидеры Рушания Лотфуллина җитәкчелегендә төзелгән төркемдә элеккеге хәрби, район сырхауханәсендә эшләүче Илһам Хөснуллин, Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Роза Насыйбуллина, гражданнар оборонасы өлкәсендә эшләп чыккан Галимулла Хуҗин, Федоровскоеда яшәүче пенсионер (әфганда да хезмәт иткән шәфкать туташы) Нина Моисеева да бар. Алар әле күптән түгел генә Казан федераль университетының медиация, низагларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге оештырган укуларда булып кайтты һәм сертификат алды. Террорчылык һәм экстремизм күренешләрен булдырмауда дәүләт хакимияте, җирле үзидарә һәм гражданлык институты органнарының бердәм эшләве мөһим. Анда төп игътибар экстремизм, миллилек, ксенофобиягә китерүче шартларны  юк итүгә һәм  яшәү, уку урыннарында, хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып баруга юнәлдерелгән. Эшче төркем экстремизмга каршы тору буенча депутатлар, авыл халкы, хезмәт коллективларында очрашулар, түгә­рәк өстәл артында сөйлә­шүләр үткәрүне гамәлгә кертә, мәгълүмати-пропаганда материаллары әзер­ләүдә катнаша, район комиссиясенә һәр төрле ярдәм күрсәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International