Кайбыч муниципаль районы башлыгының котлавы

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
 Сезне Кайбыч район Советы, башкарма комитет, халкыбыз, шәхсән үз исемемнән 85 яшьлек юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйм.  Бүген Сезгә бөтен илдән котлау телеграммалары килә, Сезнең хөрмәткә җылы сүзләр яңгырый, мин аларның барысына да кушылам. Талантлы җитәкче, ышанычлы шәхес булуыгызга, тормышка зирәк акыл һәм күтәренке кәеф белән каравыгызга сокланам.  Ә инде кешеләрне берләштереп, аларны үзегезнең фикердәшләрегез итә белүегез өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. 
 Кайбыч җире Сезнең кебек ватанпәрвәр, булдыклы, исеме бөтен дөньяга танылган шәхес белән чиксез горурлана. Исемегез кайбычлылар өчен аеруча кадерле. Чөнки безнең районыбыз нәкъ менә Сезнең Указ нигезендә 1991 елның 19 апрелендә оешты. Кайбыч халкы бу көнне ничә еллар дәвамында зарыгып көтеп алган иде.  Әлеге кадерле вакыйга өчен без Сезгә тирән рәхмәтле. Утыз елдан артык тарихы булган Кайбычның бүген республика күләмендә тоткан үз урыны бар. Шушы еллар эчендә ул барыбызның да уртак тырышлыгы белән танымаслык булып үзгәрде, тотрыклы үсүче районга әйләнде. “Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас”, - ди татар халык мәкале. Гүзәл Кайбычыбызда озаграк яшәгән саен, моңа ныграк инана барабыз. Кайбыч - төрле язмышлы кешеләрне, буыннарны бербөтен итеп берләштерүче уртак тату йорт ул.
 Минтимер Шәрипович, Сез – олы хөрмәткә лаек кеше.Тормышыгыздагы истәлекле вакыйга - олуг юбилеегызны бүгенге көндә дә дәвам итүче матур эш-гамәлләрегез белән каршылыйсыз. Сез данлы тормыш юлы узган, колачын киң җәеп, җигелеп эшләп, бай тәҗрибәле, зур хөрмәт һәм ихтирам яулаган шәхес! Республикабызның тоткан урыны, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсе Сезнең фидакарь хезмәтегез, таләпчәнлегегез, алдан күрә белү сәләтегез, төпле белемегез нәтиҗәсе ул.
 Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, алга таба да башкарган эшләрегез уң, нәтиҗәләрегез сөенерлек булсын! Ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, шатлыклы вакыйгалар теләп калабыз Сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International