Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашучыларны районда соңгы ике атна дәвамында булып узган төп вакыйгалар белән таныштырды. Эшләрнең торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Гомәр Минһаҗев, Кайбыч үзәк хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сөйләделәр. Көн тәртибе буенча чыгыш ясады: «2022 ел - Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы халыкларының мәдәни мирасын саклау елы дип игълан итү турында» Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев