Мәхәллә яшьләре йөзүдә ярышты

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

     Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәтендә мәхәлләләр арасында эстафетага һәм шәхси беренчелеккә, Ислам динен кабул итүгә 1100 елга багышланган, суда йөзү буенча ярышлар оештырылды. Ярышта биш мәхәлләдән килгән яшьләр командасы катнашты.

     Шәхси беренчелектә 50 метрга йөзү буенча 35 яшкә кадәр ир егетләр арасында беренче урынны Кече Кайбыч авылы егете Низамутдинов Айнур, икенче урынны Кошман авылыннан  Миннуллин Ранис, өченче урынны Борындык авылыннан Гибадуллин Хәбиб яулады.

35 яштән олырак ир егетләр арасында беренче урынны Борындык авылыннан Гибадуллин Айдар, икенче урынны Олы Кайбыч авылыннан Хәмидуллин Илмас, өченче урынны Кошман авылыннан Халитов Руслан яулады. Бүләкле урыннарны яулаучы егетләр мөхтәсибәттән грамоталар һәм шамаилләр белән бүләкләнделәр.

Эстафета  ярышында  4 кешедән торган командалар 200 метр арада көч сынашты. Әлеге ярышта беренчелекне Борындык авылыннан килгән егетләр командасы яулады, икенче урынны Түбән Кошман мәхәлләсе егетләре яулады, өченче урынны Бәрлебашы егетләре яулады. Эстафета ярышында бүләкле урыннарны яулаучы командаларның мәхәлләләренә унбиш мең, ун мең һәм биш мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Әлеге чараның төп иганәчесе Татарстан җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәте. Шулай ук Кайбыч мөхтәсибәте егетләргә чәй өчүне оештыручы эшмәкәр Җәләлиев Равилгә,  “Салават күпере” спорткомплексы  җитәкчесе Җәмилә  ханымга һәм барлык хезмәткәрләргә дә олы рәхмәтләрен белдерә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International