Кайбыч муниципаль районы башлыгының котлавы

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Сезнең тынгысыз хезмәтегез әдәби талантны гына түгел, җаваплылыкны, сабырлыкны, осталыкны һәм фидакарьлекне таләп итә. Сез укучыларыгыз проблемалары белән яшисез, аларга райондагы вакыйгалар турында хәбәрдар булырга ярдәм итәсез. Сез иҗтимагый фикер формалаштырасыз, гражданнарда актив гражданлык позициясен тәрбиялисез. Якташларыгыз, сездән ярдәм, киңәшләр һәм оператив мәгълүмат көтеп, сезгә хөрмәт һәм ышаныч белән җавап бирәләр.

Матбугатның барлык хезмәткәрләренә дә кызыклы эшләр, истә кала торган журналист материаллары һәм бетмәс иҗади фантазия телим. Укучылар өчен һәрвакыт кызыклы булып калыгыз. Сезгә кискен каләм, югары тиражлар һәм рейтинглар, шулай ук сез хезмәт иткән кешеләргә аңлау һәм ярдәм телим. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International