Бәйрәм 31 декабрьдә ял паркында узачак. 19.30 сәгатьтә балалар өчен күңелле уеннар, ә 20 сәгатьтә «Яңа ел мәшәкатьләре» театр тамашасы була. Программада шулай ук дәртле җырлар һәм биюләр дә бар. Кабычлылар өчен татар эстрадасы артистлары Айдар Рәкыйпов һәм Вадим Фәтхинуров җырлаячак.