Бүген “Салават күпере” спорт-савыктыру комплексында Кайбыч муниципаль районы активистлары өчен Чыршы бәйрәме узды. Чарада Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укучылары катнашты. Район башлыгы Альберт Илгизәр улы укучыларны якынлашып килүче 2022 ел белән котлады һәм аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек һәм яңа ачышлар теләде.