Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Россия Кораллы көчләре сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашты. Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга Кайбыч районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан истәлекле медальләр тапшырды.