24 декабрь көнне Кайбычта төп чыршыны ачу тантанасы узды.

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Олы Кайбыч авылының ял паркында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында Үзәк Чыршыны ачу тантанасы булды.

Традиция буенча чыршыны ачу Кыш Бабай һәм Кар Кызлары парады белән башланып китте, алар тантаналы рәвештә хакимият бинасыннан үзәк чыршыга кадәр узды, театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Аннары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм районның иҗат коллективлары концерт программасы белән дәвам итте, ә кичке күкне бәйрәм салюты залплары бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International