Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт комплексында баскетбол буенча ярышлар узды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

11 декабрь көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында Федоровское урта мәктәбе, Олы Кайбыч урта мәктәбе һәм Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе, кызлар арасында Борындык, Иске Чәчкап һәм Олы Кайбыч урта мәктәпләре җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International