Билгесез солдат көне кысаларында социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Алия Сафина һәм «Өмет» үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова Ульянково авылында яшәүче «Дан» орденының тулы кавалеры Платонов Василий Роман улының кызы Надежда Васильевна Стекловага бардылар. Надежда Васильевна ихтирам һәм игътибар өчен бик шат иде.