Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

"Гаилә керү мөмкинлеге» - хәзер балалар өчен салымнарны әти-әнинең шәхси кабинетында да түләргә мөмкин

Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын ата-аналар, балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, үтиләр.

Шуңа күрә балигъ булмаган балалар өчен салым түләү өчен Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына баланы шәхси кабинетка тоташтырырга тәкъдим итә.

Ә хәзер балалар өчен салымнарны әти-әнисенең шәхси кабинетында да түләргә мөмкин. «Салымнар» бүлегендә әти-әнинең шәхси кабинетында балигъ булмаган балалар гына керә торган тулы исемлек барлыкка килде. Кулланучыларны бу исемлектә кертеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән: банк картасы, онлайн-банк аша яки квитанция бастырып чыгарырга мөмкин.

Баланы әти-әнинең шәхси кабинетына өстәү өчен түбәндәге көйләүләрне башкарырга кирәк:

- баланы шәхси кабинетка тоташтыру. Моның өчен теләсә кайсы салым органына паспорт һәм бала туу турында таныклык белән, законлы вәкилнең вәкаләтләрен раслап, мөрәҗәгать итәргә була.

- әти-әнинең шәхси кабинетында «Профиль» бүлегендә «Гаилә керү» өстәмә битендә балигъ булмаган баланы өстәргә, баланың шәхси кабинетына запрос җибәрергә.

- җибәрелгән запросны баланың шәхси кабинетына күчеп, тиешле төймәгә басып расларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International