ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 13 октябрьгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 13 октябренә метеорологик хәл фаразы:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 5-10 м/с.минималь һава температурасы төнлә +2..+7˚. Көндез максималь һава температурасы +11..+16˚.