25 майда Болгар шәһәренә сәяхәт оештырыла

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Шушы ике мөбарәк ай аша без изге Рамазанга кү­чә­без. Бу айларда  Ра­­мазан аена әзерлек баш­лана. Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны арттырып бирә. Бу айда ураза тоту, сә­да­ка­лар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, “Ихлас“ сүрә­сен еш­рак уку күркәм га­дәт булып тора.

Шушы күркәм айларда тарихи Болгар шәһәренә сәяхәт оештырылачак. Юлга 25 май көнне чыгачакбыз. Барырга те­ләү­челәр 23 майга ка­дәр, элемтәгә кереп, хәбәр итсәгез иде.

Телефоннар: 21-3-40, 21-3-34.

 

 


Дамир ГЫЙНИЯТУЛЛИН, район мөхтәсибе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International