Сабантуе Кайбычта 8 июньдә була

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
Олы Кайбычта район Сабантуе Бәрле елгасы буена урнашкан гүзәл ял паркында үтә. Яшеллеккә төренгән әлеге паркны чүп-чардан чистарту эшләре башкарылды. Биредә һәр оешма-предприятие хезмәткәрләренә аерым участоклар беркетелгән. Үткән атнаның сишәм­бесендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев оешмалар җитәкчеләре катнашында Сабантуй мәйданында очрашу уздырды. Анда мәйданны тиешенчә чистарту турында сүз барды. Хәзерге вакытта барлык оешмалар да үзләренә бөркетелгән мәйданны җыештырды. Өмәләрдә кызу эш кайный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International