Россия Федерациясе гражданнар оборонасы өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру чаралары планы нигезендә 2021 елның 6 октябрендә 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр “Россия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару” темасы буенча идарә органнары һәм гражданнар оборонасы көчләре белән гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре узачак. Әлеге күнегүнең төп максаты - барлык дәрәҗәдәге идарә органнарының һәм гражданнар оборонасы көчләренең табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча гамәли гамәлләргә әзерлеген тикшерү, шулай ук гражданнар оборонасы буенча чаралар үткәрү. Кайбыч муниципаль районында тренировка вакытында түбәндәгеләрне үткәрү планлаштырыла: - соңгы хәбәр итү чараларын алып муниципаль район халкына хәбәр итү системасын тикшерү («ВНИМАНИМАЕ ВСЕМ» сигналы бирү); - гражданнар оборонасы һәм халыкны яклау планнарын ачыкларга;