Мәдәният яңалыклары

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

«Әкият» халык курчак театры «Pro җәй» Бөтенроссия читтән торып иҗат конкурсында «анимацион фильм»номинациясендә катнашты. Балалар Габдулла Тукайның туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Су Анасы» әкияте буенча пластилин мультфильмы ясадылар. Үзләре әкият геройларын туган телдә сөйләделәр. Мультфильм төшерүдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итте. Коллектив 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International