Хөрмәтле кайбычлылар! Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Республика көне белән чын йөрәктән котлыйм. Бу – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдырган уртак бәйрәм. Район халкы бәйрәмне күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Башкарган эшләребезнең нәтиҗәсе республикабыз, районыбызның үсешенә безнең өлешебез ул! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим.