21 августта “Каенкай” халык фольклор ансамбле һәм “Сударыня” Каргалы фольклор ансамбле Кама Тамагы районының “Красновидово шәһәрендә Алма Спасы” фольклор бәйрәмендә катнаштылар. Иҗат коллективлары, Кайбыч районы рус халык иҗатының бөтен матурлыгын күрсәтеп, традицион бәйрәмдә уңышлы чыгыш ясадылар. Ике коллектив та дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.