Корбан гаете котлы булсын!

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Корбан гаете котлы булсын! 
 
20 июльдә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 
 
«Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән чын йөрәктән ислам динендәге мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Олы бәйрәм көнендә һәркем Аллаһы Тәгаләдән киләчәк көннәргә өмет һәм ышаныч, гаиләләребезгә иминлек һәм бәрәкәт насыйп итүен, туган йортыбызга һәм илебезгә тынычлык сорап дога кыла. Бу изге бәйрәм көнендә, гадәттәгечә, без Раббыбызга корбан китереп, җаннарыбызны пакъләндерәбез, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, гаделлек, шәфәгать, игелек, рухи камиллеккә ирешергә омтылабыз. Коръән Кәримдә әйтелгәнчә: «Сәдака – авырлыкларны җиңү юлы». Мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп һәм игелек кылып, һәрберебез аларның хәленә керә, күңелләренә бәхет иңдерә, йөрәкләренә шәфкать һәм мәрхәмәт орлыклары сала. Бүгенге көндә Кайбыч районы – төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара дустанә, аңлашып яшәвенең күркәм үрнәге. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве, киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсешенә ышаныч тудыра. 
 
Хөрмәтле райондашлар! Корбан бәйрәме барыбызга да көч һәм илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм өмет китерсен! Сезгә җан тынычлыгы, сәламәтлек, муллык һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International