Кайбыч муниципаль районында 366 кеше яши торган бердәнбер чуваш авылы-Кече Мәми авылы. 1992 елда «Палан» фольклор ансамбле оеша, бүгенге көндә коллектив составы 40 яшьтән 70 яшькә кадәр булган 15 кешене тәшкил итә.
«Палан» халык фольклор ансамбле региональ һәм Бөтенроссия халык иҗаты һәм Традицион мәдәният фестивальләрендә актив катнаша. 29 ел дәвамында «Палан» халык фольклор ансамбле чуаш мәдәниятенең тере йөртүчесе булып тора. Ансамбль репертуарында чуаш халык җырлары, үз авылларының гореф-гадәтләре өстенлек итә. «Палан» халык фольклор ансамбле үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертә.