Республикада эссе һава торышы һәм корылык сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында боерыкка кул куйды.
Бу районнар арасында Кайбыч районы да бар. Гадәттән тыш хәл 30 июньдә кертелгән. Татарстанның муниципаль районнары башлыкларына Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләрнең һәм куркыныч табигать күренешләренең тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча чараларны үтәү өчен җәлеп ителә торган көчләрнең эш төркемнәре составын билгеләргә тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар эшләү йөкләнде.