5 нче июльдән 11 нче июльгә кадәр Олы Кайбыч авылы территориясендә Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча куелган «Галиябану» нәфис фильм төшереләчәк. Фильм татар драматургының 130 еллык юбилеена, Кайбыч муниципаль районының 30 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан багышлана.