Кайбыч районында төрле дәрәҗәдәге депутатлар партия активы белән очрашты.

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башкарылган эшләргә йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үз чыгышында Россия Дәүләт Думасы эше, ил парламенты алдында торган мәсьәләләр турында сөйләде, шулай ук кайбычлыларның сорауларына җавап бирде. Сораулар авылны үстерү, мәгариф һәм мәдәни учреждениеләргә һәм спортка ярдәм итү, шулай ук алкогольле эчемлекләр сатуга кагылышлы иде.

Мөрәҗәгатьләрне тыңлап, Илдар Гыйльметдинов барлык актуаль темалар буенча эш дәвам итәчәк, барлык мәсьәләләр дә РФ Дәүләт Думасында каралуга алынды, дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International