27 июнь көнне «Радуга» вокаль ансамбле (Колаңгы күпфункцияле үзәге), «Сударыня» фольклор ансамбле (Каргалы авыл клубы) Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылында узган «Троицкие напевы» православие һәм рухи җыр фестивалендә катнаштылар. Коллективлар «Троицкие напевы»V фестивале лауреаты дипломнары белән бүләкләнде.