Татарстан Росреестрына нотариуслардан 50 меңнән артык документ килде

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Бүген, 24 июньдә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Республикасы Нотариаль палатасының уртак киңәшмәсе узды. Барыннан да элек, исәпкә алу-теркәү гамәлләрен туктатып тору яки документларны караусыз кире кайтару сәбәпләре анализланды.

Ел саен Татарстан Росреестры тарафыннан нотариуслардан электрон рәвештә килгән 65 мең документ эшкәртелә. Бу-Росреестр порталы аша бирелә торган барлык документларның 40% ы. Әмма быел алдагы еллар күрсәткечләре шактый арткан: нотариаль берләшмәдән 50 меңнән артык документ, яки барлык документларның яртысы электрон рәвештә алынган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның февраленнән Росреестрга документларны электрон тапшыру "бер тәрәзә" системасы кысаларында күчемсез милек белән килешү яки мирас турында таныклык биргәндә, нотариусның мәҗбүри гамәленә әверелде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова фикеренчә, күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары белән эшлекле очрашулар үткәрергә кирәк, чөнки бу исәпкә алу-теркәү гамәлләрен оператив рәвештә үткәрүгә юнәлдерелгән уртак карарлар эшләргә ярдәм итә. "Цифрлы икътисад үсеше таләпләре шартларында безнең өчен иң мөһиме-гражданнарга уңайлы, оператив, ә иң мөһиме — күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен тотрыклы шартлар тәэмин итү", - дип ассызыклады Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International