Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.
Быел Татарстан Росреестры тарафыннан җир законнарын үтәү буенча 3 меңнән артык тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы җирләреннән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан закон бозуларны бетерү турында 220 күрсәтмә бирелде, барлыгы 7 млн. сумнан артык административ штраф салынды.
Агымдагы елда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Росреестры белгечләре тарафыннан җир законнарын бозуның 22 927 очрагы ачыкланган. Күпчелек очракта-җир кишәрлекләрен документларсыз файдалану, башка сүзләр белән әйткәндә - җир кишәрлеген үз белдегең белән алу. Ачыкланган хокук бозуларның 85% тан артыгы алар өлешенә туры килә, дип шәрехли Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин. Әмма җир хуҗалары максатчан билгеләнештәге җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында булган чикләрдә файдаланырга бурычлы. Әгәр межалау үткәрелмәсә, файдаланыла торган җир кишәрлегенең мәйданы хокук билгели торган документларга туры килергә тиеш. Шулай ук хокук иясен җаваплылыкка тартмый, дип ассызыклады Линар Гатин.
Белешмә
Җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, сез Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Структура» - «территориаль бүлекләр»бүлегендә.