Түләүсез юридик ярдәм

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

25 июньдә «Россия юристлары ассоциациясе»Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы Бөтенроссия көне уздырыла.

Район халкы 08.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр бушлай юридик ярдәм ала алачак.

Чараның форматы: дистанцион (телефон аша), Skype, Viber, WhatsApp аша кабул итүләр. Белешмәләр өчен Телефон: 8(84370)2-16-42.

Кабул итүне Пенсия фонды белгече, нотариус, адвокат, суд приставы, «ТР БТИ»АҖнең Кайбыч бүлекчәсе җитәкчесе алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International