12 июнь көнне Олы Кайбычта Кайбыч районы оешуга 30 ел тулуга багышланган татар халкының милли бәйрәме-Сабантуй узды.
Моннан берничә ел элек башланган традиция буенча, бәйрәм авыл җирлекләре әзерләгән авыл хуҗалыкларыннан башланды. Аларның һәркайсында җыр-бию, ипи-тоз белән район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин һәм мактаулы кунакларны каршы алды.
Аннан бәйрәм тантанасы мәйданга күчте. Якташларны һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Илгизәр улы котлады һәм районның агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренә намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Кайбыч халкын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң бай концерт программасы һәм спорт-массакүләм чаралар: ат чабышлары, милли көрәш, гер спорты буенча ярышлар һәм башка кызыклы уеннар, аттракционнар дәвам итте.