Туган тел көне әнә шундый шатлыклы рухта башланып китте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тәбрикләгәннән соң, сүз шигырь яратучыларга бирелде. Олы Кайбыч, Мөрәле, Кошман, Борындык мәктәпләренең шигырь яратучы, үзләре дә каләм тибрәтүче укучылары, һәвәскәр шагыйрә Мәүлиха Айзатуллина Тукай язган шигырьләрне күңелләрдә яңартты, үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләде.
“И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы...”
Төрле җыр бәйгеләре җиңүчесе Инзилә Сираҗиевага кушылып “Туган тел”не җырлаганда, язгы җил тавышларыбызны бөтен Кайбычка таратты.