Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе март аенда республика конкурсы оештырды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган рәсемнәр конкурсы. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы укучылары әлеге конкурста актив катнаштылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Гусева Карина Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның Рәхмәт хаты һәм кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде.

Шулай ук кызыксындыру призлары белән рәсем сәнгате укытучысы Скворцова Елена Николаевна һәм куратор, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гатина Светлана Анатольевна бүләкләнде. Светлана Анатольевнаның укучылары белән «кулланучылар хокукларын яклау турында» конкурсларда еш катнашып, җиңү алып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International