Кайбычлылар Республиканың Идел аръягы зонасының иң матур почмагында урнашкан районыбызның 30 еллыгын бәйрәм итәләр.
Районның туган көне уңаеннан муниципалитет башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
- Хөрмәтле кайбычлылар һәм илебезнең төрле почмакларында яшәүче якташлар! Кайбыч муниципаль районы тормышында зур вакыйга - мөстәкыйль статусның 30 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез. Бу матур датаны муниципалитет яңа уңышлар белән каршы ала. Авыл хуҗалыгы районы буларак, Кайбыч киләчәктә ашлык, ит һәм сөт җитештерү буенча күрсәткечләрне яхшырту өчен файдаланылмаган мөмкинлекләргә ия. Без билгеләнгән максатларга ирешербез дип ышанам, чөнки безнең районда хезмәт сөючән, бердәм халык яши. Безнең уртак тырышлыгыбыз белән Кайбыч тотрыклы үсеп килүче районга әверелде. Аның тормышын оста куллары һәм битараф булмаган йөрәкләре белән бизәүче халкы туган як елъязмасын булдыралар һәм Кайбыч җиренең ышанычлы киләчәген дәлиллиләр. 30 ел эчендә авыллар танымаслык булып үзгәргән. Бу-федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру кысаларында социаль әһәмияткә ия, мәдәни объектлар, юллар төзү, капиталь ремонт ясау һәм төзекләндерү, үзара салым программасында катнашу нәтиҗәсе. Безнең мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә дә зур уңышларыбыз бар.
Хөрмәтле кайбычлылар! Сезгә чын күңелдән туган якның төп мирасын – аның тарихын һәм традицияләрен, күпмилләтле дуслыкны һәм тынычлыкны сакларга, аларны буыннан-буынга тапшырырга телим. Барыгызга да нык сәламәтлек, энергияле эш көннәре, шатлыклы бәйрәмнәр һәм хезмәтегездә зур уңышлар телим!