Кошман авылы янында яңа асфальт түши башлаячаклар

2013 елның 26 апреле, җомга
Бу көннәрдә алар Кайбыч- Колаңгы юлының дүртенче-бишенче чакрымындагы юлда кыш-яз айларында барлыкка килгән чокырларны ямый. Ә алдагы атнаның дүшәмбесеннән, участок начальнигы Айдар Әбүзәров әйтеп узганча, Кошман авылы янәшесендәге бер чакрым 700 метр озынлыктагы бу юлга яңа асфальт түши башлаячаклар. Чокырларны ямау- юлның нигезе нык, эшнең сыйфаты яхшы булсын өчен кирәк. Махсус җиһазландырылган “КамАЗ” машинасы Апастан китерелгән 15 тонна асфальтны юлдагы чокырларга агызуга, эшчеләр Динар Зиннуров, Илнар Зиатдинов, Александр Кузнецов, Дамир Әхмәтгәрәев аны тиз арада катоклап куя. Мастер Илһам Вилданов технолгия таләпләрен саклануын контрольли.
Ремонт эшләре баручы участок- юл хәрәкәтенең иң җанлы урыннарының берсе. Шуңа да анда тизлек режимын киметү, биредә ремонт баруы турындагы кисәтү билгеләре куелган. Бу – иминлегебез өчен кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International