Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «мәгълүмати иминлек» федераль проекты чаралары планын үтәү максатыннан оешмалар арасында мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен сораштыру оештыра.
Сораштырулар 2021 елның 15 апреленнән 15 маена кадәр онлайн-анкета режимында узачак.
Анкетаны тутыру өчен түбәндәге адрес буенча узарга кирәк https://itsecurity2021.vcot.info/ - сораштыруда катнашучының шәхси кабинетын теркәргә.

Анкета оешманың җитәкчесе яки оешманың кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән үзара бәйләнештә мәгълүмати куркынычсызлык буенча бүлекчәнең җитәкчесе/белгече белән тутырыла.

Сораштыру нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем бирү һәм специализация өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ фаразын формалаштыру, аларның һөнәри әзерлекләре күләмнәрен формалаштыру өчен файдаланылачак.

Сораштыру нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат бары тик гомумиләштерелгән формада гына кулланылачак, тулы конфиденциальлек гарантияләнә.

Элемтә өчен мәгълүмат – Баргоякова Ирина Игоревна, +7(495)917-59-04, ITsecurity@vcot.info

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International