– Исәнмесез, Рөстәм абый! Без – Рамил белән Ранис. Сәнгать мәктәбендә баян классында укыйбыз. Икебезгә дә баян кирәк иде, ярдәм итмәссезме икән? – дип мөрәҗәгать итте алар Президентка.
– Ярар, егетләр, иганәчелек белән шөгыльләнүче акчалы абыйларыгызга әйтербез, ярдәм итәрләр. Ә сез үз чиратыгызда тырышып укыгыз, гармунда шәп итеп уйнарга өйрәнегез! – диде Президент аларга. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гармуннар ияләренә кайтып җиткәнче эшне контрольдә тотарга Рамил белән Раниска сүз бирде. Соңыннан Альберт абыйлары белән бергә басып фотога да төштеләр әле! Онытылмаслык көн булды бу яшь баянчылар өчен!