Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район Башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, җир, торак һәм матди ярдәм сорауларына кагыла иде . Кабул итүгә 10 кеше язылды.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә карар кабул итү өчен тапшырылды.

Район башлыгы гражданнарны һәр сишәмбе 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International