– Кайбычыбызның туган көнендә барыбызның да бергә җыелуына чиксез шатмын, – дип сәламләде кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. – Сез – безнең горурлык, Кайбычның мөстәкыйль район буларак чәчәк атуы сезнең исемнәр белән бәйле. Инициатив төркемнең сәясәте, алдан уйланылган, кыю, максатчан адымнары ярдәмендә Апас районы составыннан чыктык, теләктәшләр табып, мөстәкыйль яшәү һәм үсешкә омтылу зарурлыгын дәлилли алдык. Мөстәкыйльлеккә омтылуыбызның никадәр урынлы һәм әһәмиятле булуын вакыт күрсәтте инде. Ике дистә ел вакыт үткәннән соң, Кайбычның мөстәкыйльлеккә омтылуы дөрес карар булуына тагын да ныграк инанабыз. Туган төбәгебезнең чәчәк атуы өчен армый-талмый, көн-төн эшләргә әзер булуыбызны хезмәтнең нәтиҗәләре раслый. Рухи байлыгыбызны, милли үзенчәлекләребезне саклап яшибез, милләтләр арасында дуслык бары ныгый гына бара. Безнең як талантларга бай ул. Кайбер сәбәпләр аркасында күпләр Кайбычтан читтә яши. Хәзерге вакытта Кайбыч тарихы белән җитди шөгыльләнәм, якташларыбызны барлыйм, хезмәтләрен өйрәнәм. Яшь буын хаклы рәвештә горурлансын өчен аларның исемнәрен халыкка кире кайтарасы иде, – диде Альберт Рәхмәтуллин.
Район башлыгы Рәфыйк Гарәфетдинов, Кадыйр Галимов, Ленар Закиров һәм Вячеслав Даниловка Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Альберт Рәхмәтуллин узган елда ирешкән уңышларга тукталды, киләчәккә уй-планнар белән дә уртаклашты. Азат Хәнифәтуллин, Ленар Закиров, Петр Чекмарев, Артур Поляков үз чыгышларында кыю планнарны тормышка ашыруда уңышлар теләде, Кайбычның үсешенә, халыкның бүгенге тормышына шатлануларын белдерделәр.
– Кайбыч хәлсезләнгән иде, халык шәһәрләргә күченде, инфраструктура үсеше тоткарланды, торак, кадрлар җитмәде. Районны чын мәгънәсендә аякка бастырырга туры килде: авылларны газлаштыру, юллар, йортлар төзү, икмәк үстерү, терлекчелектә, игенчелектә җитештерү күрсәткечләрен арттыру, заманча технологияләрне гамәлгә кертү зарурлыгы көн кебек ачык иде. Боларны башкарып чыгуда халыкның тырыш хезмәтенә таяндык. Рухи күтәрелешне бергә кичердек, тормышның уңай якка үзгәрүенә бергә шатландык. Кайбычның тырыш, тату халкы белән барлык киртәләрне дә җиңәргә мөмкин, уңышларыгызга бүген дә чын күңелдән сөенәм һәм ышанам – алда тагын да югарырак үрләр көтә, – диде Азат Хәнифәтуллин.
Бәйрәм тантанасында барлык өлкәләрдә дә алдангыларны зурладылар. “Чекмарев” хуҗалыгы машина йөртүчесе Валерий Михеевны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән, “Заволжье” агрофирмасы директорының җитештерү буенча урынбасары Ильяс Габбасов белән савымчы Разия Сөнгатуллинаны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш бухгалтеры Сания Гайнуллина, Кайбыч муниципаль районының эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдретдинова, финанс-бюджет палатасы һәм ТР Финанс министрлыгы казначылык департаментының Кайбычтагы территориаль бүлекчәсе алды. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ландыш Михайловага ТР Финанс министрлыгының Мактау кәгазе дә тапшырылды. ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатына Багай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рушания Камалова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гүзәлия Курмаева лаек булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән “Алтын кырлар” җәмгыятенең директор урынбасары Илдар Яруллин һәм җәмгыять савымчысы Мария Погодина бүләкләнде. Физкультура укытучысы Фрат Җиһаншинга ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. “2012 ел хәйриячесе” республика конкурсы җиңүчеләре дипломнарына “Гөбенә” агрофирмасы директоры Юрий Осипов, “Заволжье” җәмгыяте директоры Айрат Фатыйхов, “Кайбыч таңнары” газетасы директоры-баш мөхәррир Фәридә Нигъмәтҗанова, Хәмдия һәм Равил Бикчәнтәевлар ия булды. Бәйрәм тантанасы үзешчән фольклор коллективлар чыгышы, “Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре һәм дипломантлары, “Балкыш” ветераннар фестивале лауреатлары чыгышлары белән үрелеп барды.