Әбрар Сәгыйди – талантлы шәхес.

2013 елның 23 апреле, сишәмбе
Мәктәбебездә  ХХ  гасыр  башының  күренекле  шәхес, татар  әдәбиятында  үзеннән саллы  өлеш  керткән  әдип талантлы  авылдашыбыз  Әбрар  Сәгыйдинең туган  көне  уңаеннан  класстан  тыш  чаралар  үткәрелде. 5 – 9 нчы сыйныф  укучылары  шагыйрь  иҗатына  багышланган  кичәдә  әдипнең  тәрҗемәи  хәле  һәм  иҗаты  турында  чыгышлар ясадылар, шигырьләрен  сөйләделәр.  Татар  әдәбияты  дәресләрендә  класстан  тыш  укулар  үткәрелде. Атна барышында  укучылар  викторина  сорауларына  җаваплар  хәзерләделәр. Сыйныф  җитәкчеләре  Әбрар  Сәгыйдинең киң  кырлы  эшчәнлеге  турында  тәрбия  сәгатьләре  үткәрделәр. Укучылар  мәктәбебезнең “Туган  якны өйрәнү” музеенда  Ә. Сәгыйдинең тормыш  юлын, иҗатын  һәм  төрле  өлкәдәге  эшчәнлеген  чагылдырган  материаллар  белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International