15 апрельдә Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулу уңаеннан, мәктәптә “Тукай мәңге яши безнең күңелләрдә” дигән кичә үткәрелде. Бу чараны 3 б сыйныфы укучылары әзерләде (сыйныф җитәкчесе Мозаффарова Л. М.). Актлар залында узган бу чарада мәктәп китапханәчесе тарафыннан оештырылган күргәзмә дә бик урынлы һәм отышлы булды.
Ләйсән Маратовна бәйрәмне кереш сүз белән башлап җибәрде, Г. Тукайның биографиясе белән таныштырды. Укучылар татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга багышланган шигырьләр сөйләделәр. Кичәдә шулай ук Тукайның үз шигырьләре дә яңгырады.
Кичәдә шулай ук балалар “Су анасы” мультфильмын карадылар, көйгә салынган “Пар ат” шигырен тыңлап уздылар. Кичә ахырында викторина оештырылды. Балалар бик актив катнаштылар. Кичәнең ахырында барлык катнашучылар да аягурә басып, “Туган тел” җырын башкардылар.