Үз бизнесын үстерү белән кызыксынучыларга

2021 елның 12 марты, җомга

Үз бизнесын үстерү белән кызыксынучы барлык теләүчеләрне «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ катнашында Татарстанның Кайбыч районында узачак «кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы»чарасына чакырабыз.
Чара районда крестьян-фермер хуҗалыкларын, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Катнашучыларны авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырачаклар.
Үткәрү датасы һәм урыны:
12 март 2021 ел 10.00 сәгатьтә Мәлки авылы, Почта урамы, 18, авыл мәдәният йорты.
12 март 2021 ел 14.00 Сәгать Кушман авылы, Үзәк урамы, 16 йорт, авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International