«Ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабына йомгак ясалды.

2021 елның 12 марты, җомга

«Ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча республика этабында катнашучылар билгеләнде. Кайбыч муниципаль районыннан "Ел укытучысы" номинациясендә Колаңгы төп мәктәбенең математика укытучысы Закирова Гөлнара Вазыгулла кызы һәм Кошман төп мәктәбенең физик культура укытучысы Гатауллин Динар Рамил улы катнашачак, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында Федоровск урта мәктәбе укытучысы Камалиева Гөлия Вазыгулла кызы катнашачак. Конкурсантларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International