- Бүгенге тантана шулкадәр җылы, ихлас итеп оештырылган, хәтта минем дә күземә шатлыклы яшьләр килде. Гаилә кыйммәтенең асылы ачык чагылыш таба биредә. Мостафиннар гаиләсе – райондагы үрнәк гаиләләрнең берсе. Рәхим абыйның Колаңгы станциясе, ашлык кабул итү пункты, район үсешенә, ә Фәһимә апаның яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше зур. Әле юлда табигатьне күзәтеп килдем, өй кыекларында күгәрченнәр гөрләшә.Тормыш парлыларны сөя, сез дә парлы күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгез, – диде муниципалитет җитәкчесе Альберт Илгизәрович, бүләген тапшырып.Котлаучыларның барысы да әнә шундый эчкерсез теләкләрен җиткерде. 50 ел элек никахларын теркәгәндә, яшьләр вальс әйләнмәгән булган икән. Бүген алар “Ак майларда – ак вәгъдәләр” дигән җыр астында вальс биеде. Мостафиннарның мәхәббәт, гаилә тарихына да күз салыйк әле.
Язларда бөреләнгән мәхәббәт
Апас районының Байраш авылында туып-үскән Рәхим абый әтисенең йөзен бөтенләй хәтерләми, аңа ике яшь чагында Бөек Ватан сугышына киткән Мәүлетша ага яу кырында мәңгелеккә ятып кала.Үксезләр тормышка ныграк яраклаша, иркә кочакта үскәннәргә караганда үҗәтрәк була. Шулай булмаса, комбайнчылар курсын бетереп, армиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң, шахталарда күмер чапкан гап-гади авыл малае, югары белем алып, Чабаксарда партия совет мәктәбе, Үзәк комитет каршындагы югары партия мәктәбендә уку бәхетенә ирешә алыр идеме икән? Яшьлек дәрте ташып торган чорда Воркута шахтасыннан ялга кайткан егетнең күзе, Балтай авылына апаларына кунакка баргач, клубта шомырт кебек кара күзле, чибәр, чая кызга төшә. Өч көн озата кайта да, бер атнадан соң Фәһимәсенең кулын сорарга килә. Бу вакытта кыз читтән торып Казан педагогия институтында белем ала һәм Балтай урта мәктәбе китапханәсендә эшли. Рәхим абый да туган якларына кайта, мәдәният йорты директоры булып эшләгән җиреннән, көчле оештыру сәләтенә ия булуын күздә тотып, авыл Советы секретаре итеп сайлыйлар. Апас районының Свердлов совхозында партком секретаре булып эшләгәндә дә ул үзен булдыклы итеп күрсәтә. Эшлекле сыйфатларын күреп, аны Колаңгы ашлык кабул итү пунктына директор итеп билгелиләр. Предприятие республика буенча алдынгылар рәтендә бара, күпсанлы Хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Биредә 20 елга якын эшләп, лаеклы ялга чыга. Ә 2006 елда, пенсиядә булса да, Колаңгы авыл Советы рәисе итеп куялар. Иң беренче эш итеп, авыл Советы бинасы төзүне сорый һәм аны ике-өч айда өлгертәләр дә. Яңа мәктәп төзүдә дә башлап йөри. Аны ачу тантанасына килгән ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев, Рәхим Мостафинның кулын кысып, тирән рәхмәтен белдерә.
Бар гомерен укытучы һөнәренә багышлаган Фәһимә апа белән тәрбияле балалар үстерәләр алар. Кызлары Эльвира Югары Осланда аптека мөдире, Эльфир – Казанда теш врачы, Илдар – шофер, Альбиналары – банк хезмәткәре. Барысы да гаиләле, балалар үстерә.- Кадерле әти-әниебез! Безне үзегез кебек акыллы, хезмәт сөючән, тәртипле итеп үстердегез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Бриллиант туегызны да үткәрергә язсын иде, - дип рәхмәтен белдерде олы кызлары ЗАГСта, энеләре, сеңлесе исеменнән сүз әйтеп.
Эльвира ханымның кызы Аида инде оныкчык та бүләк иткән үзләренә, алтын туй тантанасына әле ике айлык кына Әмирне дә алып килгәннәр иде. Мостафиннарның буыннар чылбыры дәвам итә...