5 март көнне Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында профсоюз активының еллык конференциясе булып узды.
Конференциядә Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары-Хәялиев Рәмис Рафис улы һәм РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Кайбыч муниципаль районындагы ышанычлы вәкиле Айзатуллова Рамилә Галәтдин кызы, социаль партнерлар һәм профсоюз активы катнашты.
РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Калашникова Ольга Анатольевна-Zoom платформасында онлайн-режимда конференциядә катнашты.
Рамилә Айзатуллова үз докладында Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы һөнәр берлегенең сайлау профсоюз оешмаларының 2020 елга Профсоюз Уставын һәм Профсоюзның эш-гамәлләре программасын үтәү буенча эше һәм 2021 елга бурычлар турында җентекләп сөйләде.
Шулай ук нотык белән "Өмет "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе– Шәрәфиева Рузилә Рафаэль кызы чыгыш ясады.
Калашникова Ольга Анатольевна үз чыгышында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы эшчәнлеге һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде.
Конференция ахырында юбилярларны-профсоюз әгъзаларын дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан Республика комитеты Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды.