Балалар сәнгать мәктәбендә,татар җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган кичә узды.Укытучылар һәм укучылар татар халкының яраткан җырларын тыңладылар һәм башкардылар.Кичәне алып баручылар-мәктәп директоры Алия Мотыйгуллина һәм Альбина Әхмәтова ,Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Аның әсәрләрен фортепиано аша укучылар Динә Вәлиуллина һәм Зәринә Губаева, шулай ук баянда укытучы Рузилә Садыкова башкарды. Алия Мотыйгуллина башкаруындагы "Идел буе каеннары" җыры чараның бизәге булды.