12-февральдә Казан шәһәрендә 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге узды.Казан шәһәре бадминтончылары җиңүче булды, икенче урында Түбән Кама шәһәре. Кайбыч муниципаль районының Полина Григорьева, Руслан Төхбәтуллин, Максим Ситнов, Рияз Гыймадиев, Адилә Хөснетдинова, Илүзә Хуҗина һәм Инзилә Яруллина составындагы җыелма командасы өченче урынны яулады.